Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә «Бер сәгатькә ул» социаль проектын гамәлгә ашыру тәмамланды

Бу уникаль инициатива пенсия яшенә җиткән ике төркем өчен эшләнде: «Радость» үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтелүче өлкән яшьтәге аз хәрәкәт итүчән гражданнар һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары, актив пенсионерлар арасыннан ир-ат волонтерлар.

“Радость” үзәгенең әлеге проекты гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантларын бирү конкурсында җиңү яулаган иде. Ул шул средстволарга тормышка ашырылды. Аны гамәлгә ашыру 11 ай дәвам итте, бу вакыт эчендә гаять зур эш башкарылды. 15 «көмеш волонтер»дан торган ирләр отряды төзелде, алар  ялгыз яшәүче өлкәннәргә һәм социаль хезмәтләргә мохтаҗ инвалидларга ярдәм күрсәттеләр.

Проектны гамәлгә ашыру барышында «Радость» үзәгендә өйдә хезмәт күрсәтүче 160тан артык өлкән кеше һәм инвалид ярдәм алды. Торак биналарга вак көнкүреш ремонты ясалды, сантехника, розеткалар алыштырылды, приборлар, җиһазлар ремонтланды һәм башкалар өлкәннәрнең тормыш сыйфатын сизелерлек күтәрде. 

Ир-ат волонтерларны компьютер технологияләренә өйрәтү һәм файдалы мобиль кушымталар белән таныштыру буенча чаралар уздырылды, шулай ук «Радость» үзәгендә волонтерлар өчен тернәкләндерү һәм ял итү курсы оештырылды.

Волонтерларга Татарстан Республикасының истәлекле урыннары белән танышырга мөмкинлек биргән ике танып белү экскурсиясе оештырылды.

Әлеге проект аерым яшәүче өлкәннәргә ярдәм итүнең мондый формасының никадәр мөһим булуын күрсәтте һәм өлкән буынның тормыш сыйфатын күтәрү өчен төрле социаль институтларның көчләрен берләштерү кирәклеген ассызыклады.

Фотолар “Радость” үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев