Зәйдә «Бер сәгатькә ул» социаль проекты гамәлгә ашырыла
Зәйнең «Радость» социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге «Бер сәгатькә ул» («Сын на час») социаль проекты буенча ялгыз яшәүче өлкән кешеләргә көнкүреш кыенлыкларын җиңәргә ярдәм итә.
Проектның асылы — пенсионерларга йорт эшләрендә ир-ат эше буенча ярдәм итү. Программада элекке хәрби хезмәткәрләр — хәрби хәрәкәтләр ветераннары, «Сугышчан бердәмлек» иҗтимагый оешмасы әгъзалары, «Радость» үзәгенең социаль хезмәт алучыларына ярдәмгә килергә әзер торучылар катнаша.
Проект муниципаль район ветераннар советы белән берлектә «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге тарафыннан гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантын откан акчаларга гамәлгә ашырыла. Төп максат — ялгыз яшәүче пенсионерларга көнкүреш хезмәтләре күрсәтү һәм аларның яшәү иминлеге турында кайгырту.
«Бу көннәрдә социаль хезмәт алучыларның өчесенә йорт янындагы участокны җыештыруда, җиһазларны алыштыруда һәм сантехниканы ремонтлауда ярдәм күрсәтелде. Социаль хезмәт алучылар үзләре мондый ярдәмнең бәяләп бетергесез булуын билгеләп үтә. Волонтерлар башта игътибар белән аларның гозерләрен тыңлыйлар, аннан гына эшкә керешәләр. „Радость“ үзәгенең социаль хезмәт алучылары проектны оештыручыларга һәм катнашучыларга тормышлары яктырак һәм уңайлырак итүләре өчен рәхмәт белдерәләр», — ди социаль хезмәткәрләр.
«Бер сәгатькә ул» социаль проекты өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм уңайлы картлык өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән иҗтимагый инициативаларны уңышлы гамәлгә кертүнең ачык мисалы булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев