Зәйдә бер көндә ике янгын теркәлгән
Янгын хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 15 ноябрьдә Зәй шәһәрендә ике янгын чыгу очрагы теркәлгән.
Бер очракта Зәйнең шәхси секторындагы хуҗалыкта иртәнге сәгать 7ләр тирәсендә ут чыга, нәтиҗәдә мунча янып бетә. Зыян күрүчеләр юк. Ә 9 сәгать 34 минутта 88нче янгын сүндерү частенә шәһәрнең Энергетик урамындагы күпкатлы йортта янгын чыгу турында хәбәр алына. Котларучылар килеп җитеп өченче каттагы бер бүлмәле фатирда диван януын ачыклыйлар. Төтен нык булу сәбәпле, йорттан кешеләр эвакуацияләнә. Бер ир-ат ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләренә тапшырыла, ул алкоголь кулланган дип фаразлана.
Ике янгын буенча да тикшерү эшләре бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев