Зәйдә бер кибеттән 29 зонт урлаганнар
Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә 4 урлашу очрагы теркәлгән.
24 февральдә Зәйдә бер кибет прилавкасыннан 29 зонт урлаганнар.
Ике билгесез кеше шәһәрдәге бер кибеттән 3000 сумлык сыр һәм кофе, ә икенче кибеттән шулай ук билгесез кешеләр 7300 сумлык товар урлаганнар.
“Хәзерге вакытта әлеге җинаятьләрне кылучыларны ачыклау буенча оператив-техник чаралар үткәрелә”, – дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.
фото:Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев