Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә бер ир-атның банк картасыннан 75 мең сум акчасын урлаганнар

Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә дүрт урлашу очрагы теркәлгән.

12 ноябрьдә бер кибеттә билгесез кеше 3000 сумлык алкоголь продукциясе урлаган. Ә икенче бер кибеттә 9 шампунь урлаганнар. Соңгысының кем булуы ачыкланган: ул элек тә хөкемгә тартылган Зәй кешесе булып чыккан. 

12 ноябрьдә полициягә Зәйдә яшәүче хатын-кыздан гариза керә. 20 октябрьдән 12 ноябрьгә кадәр аның бакчачылык ширкәтендәге йортыннан электр приборлары, инструментлар урлаганнар. Аңа килгән матди зыян күләме 50600 сум дип исәпләнә.

14 ноябрьдә бүлеккә бер ир-ат банк картасыннан 75 мең сум акчасын урлаулары турында хәбәр итә. 

“Хәзерге вакытта әлеге эпизодлар буенча оператив-эзләү чаралары үткәрелә”, - дип хәбәр итәләр эчке эшләр бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев