Зәйдә бер ир-ат, хатынына үч итеп, тәрәзә пәрдәләрен яндырган
Бу хәл Зәйнең Беренче Май урамындагы йортта булган.
12 ноябрьдә район эчке эшләр бүлегенә Зәйнең Беренче Май урамында яшәүчеләрдән бер йорттагы милекне яндыру мөмкинлеге турында хәбәр кергән.
Хәбәрне тикшерү барышында җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан әлеге адрес буенча бер гаилә яшәве, 11 ноябрьдә ир белән хатын арасында низаг чыгып, хатынның әнисенә китүе ачыкланган. Ә ире исерек хәлдә, хатынына үч итеп, кухня һәм залдагы тәрәзә пәрдәләренә ут төрткән. Килгән зыян күләме 40 мең сум исәпләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев