Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә бер ир-ат, туганын коткарам дип, мошенникларга 100 мең сум акчасын биргән

Ике көн эчендә «сезнең туганыгыз юл-транспорт һәлакәтенә эләкте» дип мошенниклар дүрт Зәй кешесенә шалтыратканнар. Бу хакта Зәй эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итәләр.


 Өч очракта уяулык күрсәткән гражданнар явыз ниятле кешеләрнең хәйләләренә эләкми калып, шуның белән үз акчаларын саклап калган. Шулай да бер ир-ат кырыгалдарлар тозагына төшеп,  курьерга 100 мең сум акчасын биргән.
"Хәзерге вакытта без курьерның кайда булуын ачыклау буенча оператив-эзләү чаралары үткәрәбез. Барлык   зәйлеләргә уяу булыгыз, мондый төр мошенниклык турында туганнарыгызга, өлкән яшьтәге кешеләргә җиткерегез, чөнки практика күрсәткәнчә, нәкъ менә алар мошенникларның кармагына эләгәләр. Башта якыннарыгызга шалтыратып, хәлне ачыклагыз, " - ди полиция хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев