Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә бер атнада руль артына алкоголь кулланып утырган өч машина йөртүче тоткарланган

8-14 июльдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 110 хәбәр һәм гариза кергән. Аның 3се — кыйнау, 2ешәре —мошенниклык факты һәм компьютер мәгълүматларына законсыз керү, 1се — урлашу очрагы.

Бу чорда шәһәр-районда 16 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларның берсендә үлүчеләр бар. 13 июльдә Чаллы — Зәй юлында Яңа Тәкмәк авылы тирәсендә җиңел машинаны йөртүче алда барган машинаны узарга чыга һәм каршыга килүче «КамАЗ» машинасы белән бәрелешә. Бәрелешү нәтиҗәсендә җиңел машинаны йөртүче урында һәлак була.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 37 очрагы теркәлгән. Руль артына алкоголь кулланып утырган өч машина йөртүче тоткарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев