Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә бер атна эчендә дүрт янгын очрагы булган

28 сентябрь — 8 октябрьдә район янгын күзәтчелеге бүлеге 12 чакыру алган. Шуның берешәре — торф һәм чүп яну, кыска ялганыш, бишесе ялган чакыру булып чыккан, дүртесе — җитди янгын очрагы.

3 октябрьдә 12 сәгать 34 минутта 88нче янгын сүндерү частена Чыбыклы авылында янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә. Биредә бер шәхси хуҗалыкта печәнлек, ишегалды корылмалары яна.

«Янгын чыгуның сәбәбе — кыска ялганыш нәтиҗәсендә корылмаларга ут кабу», — дип хәбәр итәләр район янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторлары.

6 октябрьдә 22 сәгать 12 минутта Иске Зәйдә янгын чыгуы турында хәбәр алына. Биредә Балыклы урамында бер йортта янган.

7 октябрьдә Зәйдә икмәк кабул итү предприятиесендә янгын чыккан.

Янгын сүндерүчеләр ачык утның таралуына юл куймый. Сәламәтлегенә зыян килүчеләр юк. Янгынның ни сәбәпле чыгуын ачыклау эшләре бара, дип хәбәр итәләр Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Шул ук көнне кичке сәгать 5ләрдә 88нче янгын сүндерү часте Чаллы — Әлмәт юлында Поручик авылы янында «Лада Ларгус» автомобиле януы турында хәбәр ала. Шулай ук янгынның ни сәбәпле чыгуын тикшерү эшләре бара.

Фотолор район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев