Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә Белоруссияне фашистлардан азат итүдә катнашкан ветераннар хөрмәтләнде

Кичә, 3 июльдә Белоруссия халкы бөек көнне — Бәйсезлек көнен билгеләп үтте. Ул Белоруссия җирен фашист илбасарларыннан азат итү көнендә билгеләп үтелә. Быел аңа 80 ел тулды.

Бәйсезлек көнен нәкъ менә 3 июльдә билгеләү 1996 елда республика референдумында кабул ителгән.

Зәебездә Бөек Ватан сугышы чорында Белоруссия фронтында катнашкан ике мөхтәрәм ветеран яши. Алар — Анна Моисеева һәм Валентина Лыкова. Бүген әлеге истәлекле дата уңаеннан шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина, «Ватанны саклаучылар» фонды район координаторы Сергей Хватков һәм район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев сугыш ветераннарының өйләрендә булып, алар белән күрешеп хәл-әһвәлләрен белештеләр, Белоруссияне фашист илбасарларыннан азат итүгә 80 ел тулу уңаеннан Белоруссия башлыгы Александр Лукошенконың Рәхмәт хатын тапшырдылар. Авыр елларда үз-үзләрен аямыйча дошманга каршы көрәшүләре өчен рәхмәт белдерделәр.

фотолар ветераннар советыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев