Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә Белоруссияне азат итүдә катнашкан ветераннарга медальләр тапшырылды

Агымдагы елның 3 июлендә Белоруссия Бәйсезлек көнен һәм немец-фашист басып алучыларыннан азат итүнең 80 еллыгын билгеләп үтте.

Белоруссияне азат итүгә Зәйдән Анна Моисеева белән Валентина Лыкова да өлешен керткән. Бүген Бөек Ватан сугышы ветераннары янында район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге сәркатибы Петр Тимаськов булып, «Беларусь Республикасын немец-фашист илбасарларыннан азат итүгә 80 ел» медален тапшырдылар.

-Рәхмәт сезгә безгә тыныч күк йөзе бүләк иткән өчен! — диде ветераннарны котларга килүчеләр.

Анна Моисеева Беренче Белоруссия фронтының күчмә кыр хирургия госпиталенә шәфкать туташы сыйфатында эләгә.

Ул яраланган сугышчыларны аякка бастыру өчен тырыша, снайпер була.

«Мин сугышны Белоруссиядән башладым», — дип искә алды ул.

Бүгенге көндәге ил-дөньядагы вазгыять белән дә таныш Анна Ивановна. Дөньялар тыныч булмаганга борчыла.
«Егетләребез безнең кебек җиңү белән кайтсыннар!» — дип тели.

Валентина Лукьяновна фронт шәфкать туташы булып Үзәк, аннары 2нче Белоруссия фронты составында Курск сугышында катнаша, бөтен Украинаны, Белоруссияне уза, Польшага кадәр барып җитә. Ул авырып китү сәбәпле, медальне кызы Людмила Николаевна кабул итеп алды.


-Әниебез бу бүләккә чынннан лаек. Әтиебез дә Сталиннан Рәхмәт хаты алган кеше. Рәхмәт онытмаганнары өчен! — диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев