Зәйдә Батырлык дәресләрендә – Ленинград блокадасы темасы
Бөек Ватан сугышы чорында Ленинград блокадасы кыршавын өзүгә агымдагы елның 18 гыйнварда 83 ел тулды.
Тарихтан билгеле булганча, әле кыршауны өзгәннән соң да фашистлар Ленинградка даими һөҗүмнәр ясыйлар, Ленинград блокадасының 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварена кадәр дәвам итүе билгеле. Шул уңайдан Зәй районы мәктәпләрендә уздырылучы Батырлык дәресе темасы бу көннәрдә әлеге темага багышланды.
Шәһәрнең 4нче мәктәбендә 22 гыйнварда тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Наталья Федорова IX сыйныфларда илебез тарихындагы иң фаҗигале һәм героик битләрнең берсе — Ленинград блокадасы уңаеннан батырлык дәресе үткәрде.
Дәрестә өлкән сыйныф укучылары 872 көн акылга сыймаслык сынауларны кичергән ленинградлыларның батырлыгы, ныклыгы һәм какшамас рухы турында белделәр. Архив документлары, шаһитлар истәлекләре, Таня Савичеваның көндәлегеннән өзекләр һәм документаль кадрлар ярдәмендә Наталья Игоревна укучыларга фаҗиганең масштабын һәм кешелек дәрәҗәсенең бөеклеген тоярга ярдәм итте.
Ачлык, салкын һәм куркуга карамастан укуын, эшләвен һәм җиңүгә ышануын дәвам иткән балаларның батырлыгына аерым игътибар бирелде. Өлкән сыйныф укучылары Ладога күле аша «тормыш юлы» турында, 125 граммлы икмәк паегы һәм хәтта иң караңгы көннәрдә дә кешелеклелекне сакларга көч табулары турында сөйләделәр.
Фотолар шәһәрнең 4нче мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев