Зәйдә батыр ир-егетне соңгы юлга озаттылар
Бүген зәйлеләр махсус хәрби операциядә һәлак булган тагын бер Зәй егете белән хушлаша.
Ул Сергей Анатольевич Кириллов.
Сергей Анатольевич махсус хәрби операция зонасына 2022 елның 24 октябрендә мобилизацияләнгән. Яу кырында батырларча һәлак булган ир-егет белән хушлашырга бергә хәрби хезмәт иткәннәр, республика хөкүмәтеннән Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты җитәкчесе урынбасары Вәлиуллин Марсель Магсумович, район җитәкчелеге, хәрбинең якыннары, туганнары килде. Аның белән саубуллашу чарасы «Энергетик» Мәдәният сараенда үтте. Зал тутырып килгән зәйлеләр якыннарының авыр кайгысын чын күңелдән уртаклашты.
Район башлыгы Разиф Кәримов үз чыгышында хәрбинең якыннарына түземлек теләде.
- Хөрмәтле Венера Салиховна, Елена Владимировна, уллары һәм якыннары!
Бүген сезнең белән бергә барлык зәйлеләр авыр кайгыда. Без Ватан сакчысы, батыр ир Сергей Анатольевич Кирилловны соңгы юлга озатабыз. Аның ил сагында үз-үзен аямыйча дошманга каршы көрәшүе нәтиҗәсендә без имин тормышта яшибез. Батырларча һәлак булган егетебезнең якты истәлеге мәңге күңелләрдә сакланыр.
Сергей Анатольевич, 1993- 1995нче елларда РФ Кораллы көчләрендә хәрби хезмәт үткән, ә махсус хәрби операция башлангач ил сагына алынды.
Ул сигез ел дәвамында нацистлар басымы астында яшәгән халыкны азат итүгә үз өлешен кертте. Бүген Сергей Кириловны соңгы юлга озаткан көндә - 30 сентябрьдә, без Луганск һә Донецк Халык Республикаларының, Запорожский һәм Херсонский өлкәләренең Россия Федерациясенә кушылу көнен билгеләп үтәбез.
Кызганыч, сугыш корбаннарсыз булмый.
Рядовой Кириллов Ватан алдындагы хәрби бурычын намус белән, үз гомере бәрабәренә үтәде. Ул агымдагы елның 20 сентябрендә яу кырында батырларча һәлак булды.
Сергей Кириллов яшь буын өчен каһарманлык үрнәге.
Үзем һәм зәйлеләр исеменнән батыр ир-егетнең туганнары кайгысын уртаклашам, - диде ул.
Сергей Кирилловка 47 яшь. Аның тормыш иптәше, ике улы калды.
Ул үлгәннән соң «Батырлык ордены» белән бүләкләнде.
Алия Файрушина фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев