Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә «Балкыш» фестиваленең сайлап алу туры узды

16 февральдә Зәйнең Мирный бистәсе мәдәният йортында ветераннар арасында «Балкыш» республика үзешчән башкаручылар фестиваленең район сайлап алу туры узды.

Фестивальдә ижат коллективлары, аерым башкаручылар һәм нәфис сүз осталары катнашты. Һәркем диплом белән бүләкләнде. Иң-иң яхшылар дип табылганнар Зәй данын республикакүләмендә яклаячак.

«Менә кайда булды ул авыртуларны, кайгы-хәсрәтләребезне вакытлыча булса да оныттырып тора торган урын. Үзең кебек өлкән кешеләрнең безнең яшьлек җырларын оста итеп башкарулары, үтемле-мәгънәле шигырьләр сөйләүләре әйтеп бетергесез рәхәт мизгелләр булды. Яшьлектә бергә эшләгән хезмәттәшләрне очратып, уртак танышларны барлап, үткәннәрне искә төшереп сөйләшүләр дә рәхәт булды. Ә инде үзебезнең авыл мәдәният йорты хезмәткәрләренең транспорт табып шәһәргә алып килүләре, термос белән кайнар чәй һәм хәләл пицца тәкъдим итүләре күнелләрдә чиксез горурлык, рәхмәт хисләре тудырды. Шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре дә бик җылы каршыладылар. Алып баручы Фәннур Миннекәевнең, жюри җитәкчесе Гүзәлия Гатинаның да килүегезгә, чыгыш ясавыгызга рәхмәт, дип әйтүе күңелләребезне күтәрде. Игътибар, ихтирам күрсәтеп шундый җылы мохит тудырулары өчен оештыру-үткәрү өчен җаваплы кешеләргә, мәдәният йорты хезмәткәрләренә рәхмәтләремне белдерәм», — дип яза «Балкыш» фестивалендә катнашкан Аксардан педагогик хезмәт ветераны Гөлнур апа Әхмәтҗанова.

Фотолар авыл мәдәният йортларыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев