Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау турында фикер алыштылар

Район башлыгы мәгариф оешмалары җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.

14 апрельдә 9нчы мәктәптә район башлыгы Разиф Кәримовның мәгариф оешмалары җитәкчеләре белән киңәшмәсе булды. Очрашуда балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау турында фикер алыштылар.

Мәгариф учреждениеләрендә тәрбия эше системасы, балигъ булмаганнарның хокук бозуларын исәпкә алуны оештыру һәм профилактикалау турында район мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев сөйләде. Зәй районы буенча полиция начальнигы урынбасары Марат Хуҗиев балигъ булмаганнарның хокук бозулары белән бәйле вәзгыять турында хәбәр итте.


9нчы мәктәп директоры Гөлнара Мойкина сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен учреждениедә алып барылган тәрбия эше турында сөйләде.
Балигъ булмаганнарның, шул исәптән закон белән конфликтта булган балаларның тәртибен кисәтүгә юнәлдерелгән чараларның нәтиҗәлелеге турында Зәй политехник көллияте директоры Сергей Максимов сөйләде.

Киңәшмә башланганчы район башлыгы Разиф Кәримов 9нчы мәктәп остаханәсендә укучыларның кул эшләре белән танышты.

Хезмәт укытучылары Борис Тулынин һәм Рөстәм Фәйзуллин җитәкчелегендә балаларның түгәрәк эшчәнлеге кысаларында ясаган әйберләр күргәзмәсен карап чыкты. Шулай ук кунаклар өчен “Задоринки” кашыкчылар ансамбле чыгыш ясады. Моннан тыш, “Без бергә” балалар халык иҗаты бәйге-фестиваленең муниципаль һәм төбәк этапларында “Мода театры” номинациясендә җиңүчеләр үз куллары белән тегелгән күлмәкләрнең мода коллекциясен күрсәттеләр.

Фотолар мәгариф идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев