Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә балигъ булмаганнар комендант сәгатен бозган

Узган атнада район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә хезмәткәрләре рейд үткәргән.

Рейд барышында шәһәрдәге бер компьютер клубында төнге сәгатьләрдә политехник көллияттә укучы дүрт балигъ булмаган яшүсмернең булуы ачыкланган.

Билгеле булганча, балигъ булмаганнар өчен комендант сәгате эшли: 17 яшькә кадәрге балаларга төнлә ата-ана озатуыннан башка җәмәгать урыннарында булу тыела. Комендант сәгате төнге сәгать 11дән иртәнге 6га кадәр гамәлдә. Бу тәртипне бозган өчен административ җәза яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев