Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә балигъ булмаган бала телефонда уйнап, әнисенең 90 мең сум акчасын мошенникларга күчергән

Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә өч мошенниклык очрагы теркәлгән.

5 мартта бүлеккә Зәйдә яшәүче бер хатын-кыздан гариза керә. Ул, интернет челтәрендә телефон сатып алам дип, 97 мең сум акчасын мошенниклар счетына күчергән.

Шул ук көнне бүлеккә тагын бер хатын-кыз мөрәҗәгать итеп, картасыннан 90 мең сум акчасы югалуы турында хәбәр итә. Тикшерү эшләре барышында әлеге ханымның балигъ булмаган баласы телефонда «онлайн» уенда уйнавы һәм билгесез кеше аңа виртуаль валюта сатып алу тәкъдиме белән чыгуы, кызның ризалашуы ачыклана. Мошенник аңа әнисенең телефонын алып, ул кушкан күрсәтмәләрне үтәргә чакыра. Һәм кыз шул рәвешле әнисенең банк картасындагы 90 мең сум акчасын билгесез кешеләргә күчерә.

Зәйдә яшәүче берәүнең өй телефонына таныш булмаган хатын-кыз шалтыратып, туганың юл-транспорт һәлакәте ясады, аны җинаять җаваплылыгыннан коткарып калу өчен 800 мең сум акча кирәк дип белдерә. Алып барылган аңлату эшләре әлеге хатын-кызны мошенниклар кармагына төшүдән саклап кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев