Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә балаларга бердәмлек турында сөйләделәр

Көзге каникул чорында Халыклар бердәмлеге көнен уңаеннан «Радость» социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаганнар өчен «Космос» киноучреждениесендә ведомствоара чара узды.

Киноучреждение белгечләре балаларга әлеге бәйрәмнең тарихи турында сөйләделәр, суверенитет һәм дәүләтчелек юлында халкыбыз кичергән сынауларны, тормыш кыйммәтләрен искә төшерделәр. Соңыннан балалар нәфис фильм карадылар.

— Безнең районда төрле милләт халыклары үзара дус-тату яши. Бу чараның максаты да балалар арасында дустанә мөнәсәбәт булдыру, төрле милләт вәкилләренең гореф-гадәтләрен өйрәнү, — ди «Радость» үзәгенең социаль эш буенча белгече Елена Ибатуллина.

Фото социаль үзәктән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев