Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә балалар хокуклары буенча Бөтенроссия хокукый ярдәм көне узачак

20 ноябрь - Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне.

Бу көнне Зәйдә үзәк китапханәдә (ТР, Зәй шәһәре, Чапаев ур., 1, 1нче кат) 16.00-17.00 сәгатьләрдә балигъ булмаганнарга һәм аларның законлы вәкилләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтү пункты эшләячәк.

Шулай ук 18-20 ноябрьдә 9.00 - 15.00 сәгатьләрдә 9-90-54, 9-90-53 телефон номерлары буенча балаларга ярдәм итү өчен “кайнар линия”  эшли.

Чараның төп максатлары:
• Балалар, балачак һәм гаилә хокукларын яклау мәсьәләләре буенча сыйфатлы бушлай юридик консультацияләрнең үтемлелеген тәэмин итү.

• Ата-ана каравыннан мәхрүм калган баланы тәрбиягә алырга теләүчеләргә консультация бирү, шул исәптән балалыкка алу һәм опека рәсмиләштерү хокукый мәсьәләләрен аңлату.

• Өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган бала тәрбияләүче гаиләләргә, аерым алганда, инвалид балаларның ата-аналарына һәм күп балалы гаиләләргә хокукый әһәмияткә ия консультацияләр бирү.

• Балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга бәйле хокукый характердагы документлар төзү мәсьәләләре буенча лекцияләр һәм семинарлар оештыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев