Зәйдә балалар уен мәйданчыкларын яңартуга игътибар бирелә
Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында балалар уен мәйданчыгын реновацияләүгә керештеләр.
Моңа кадәр булган "Крепость" тематик комплексының ун еллык эксплуатациясе аның мораль һәм физик яктан тузганлыгын күрсәтте, шуңа бәйле рәвештә уен җиһазларын тулысынча алыштыру турында карар кабул ителде.
Иске мәйданчык тулысынча сүтелгән инде, хәзер аның урынында уен корылмалары өчен ныклы нигез кору һәм яңа конструкцияләрне монтажлау буенча төзелеш эшләре алып барыла. Яңартылган уен комплексы заманча сыйфат һәм куркынычсызлык стандартларына җавап бирәчәк. Төзелешне августта тәмамлау планлаштырыла.
Роза Илалтдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев