Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә балалар, профориентация кысаларында предприятиеләргә экскурсиягә чыга

Зәйнең “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тернәкләндерү узучы балалар өчен профориентация кысаларында оешма-предприятиеләргә экскурсияләр оештыру дәвам итә.

17 майда шундый экскурсия “Челтәр компаниясе” ААҖнең Зәйдәге оешмасына ясалды.
Биредә балаларга электр челтәрен булдыру тарихы, электр энергиясен бирү ысуллары турында сөйләделәр. Оешманың бүгенгесе, киләчәк планнар турында да белделәр. Сөйләшүләр барышында биредә эшләүче хезмәткәрләрне әзерләү буенча уку йортлары турында да мәгълүмат бирелде.
Куркынычсызлык кагыйдәләре турында аңлату үткәргәннән соң балаларны энергообъектларга да алып кереп, фатирларны, оешма-учреждениеләрне электр белән тәэмин итү барышын күрсәттеләр. Балалар шулай ук, махсус техника саклана торган автопарк белән дә танышты.

Анастасия Бычкова, балаларга һәм гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы.

Фотолар “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев