Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә балалар өчен куркынычсызлык дәресе үткәрелде

2 мартта, Бөтендөнья гражданнар оборонасы көнендә Зәйнең «Кояшкай» балалар бакчасында куркынычсызлык мәсьәләләре буенча ачык дәресе узды.

ВДПОның Зәй участогы башлыгы Любовь Асташина балаларга һәм педагогларга янгын куркынычсызлыгы чаралары турында сөйләде. Дәрес барышында балалар гражданнар оборонасының нәрсә икәнен, гражданнар оборонасына хәбәр итү сигналлары буенча халыкның гамәлләре, янгын куркынычсызлыгы, су объектларында кешеләр куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм беренче ярдәм күрсәтү  турында белделәр. Шулай ук балаларга тагын бер тапкыр ашыгыч хезмәт телефоннарын искә төшерделәр.

Балалар бакчасында әлеге чаралар системалы рәвештә үткәрелә һәм куркынычсыз яшәеш, гадәттән тыш хәлләрдән саклану чаралары белән танышуга юнәлдерелгән. Аларда өйдә, урамда һәм табигатьтә экстремаль һәм гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне куркынычсыз тотарга өйрәтәләр, шулай ук үз тормышыңны һәм сәламәтлегеңне сакларга, үзеңне һәм үзара ярдәм күрсәтергә өйрәтәләр.

фото: ВДПО белгечләреннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев