Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә балалар өчен «Балачакның якты планетасы» дигән социаль-анимацион чара оештырылды

Халыкара балаларны яклау көнен бәйрәм итү кысаларында Зәйнең “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Космос» киноучреждениесе хезмәткәрләре белән берлектә «Балачакның якты планетасы» дигән социаль-анимацион чара оештырдылар.

Бәйрәмгә күп балалы, тулы булмаган, аз керемле гаиләләрдән, шулай ук физик мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләүче гаиләләрдән социаль хезмәтләр алучы 60тан артык бала чакырылды.

Бәйрәмнең мавыктыргыч атмосферасын яраткан мультипликацион фильмнар һәм компьютер уеннары геройлары тудырды, алар балалар белән бергә уеннарда, конкурсларда, эстафеталарда, ачык һавада ярышларда катнаштылар. Чара ахырында барысын да туңдырма белән сыйладылар. Балалар әти-әниләре белән кинотеатрда «Маша һәм аю» мультипликацион фильмын карадылар”, - ди үзәк психологы Анастасия Бычкова.

Фото социаль үзәктән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев