Зәйдә «Балалар илне рәсемгә төшерәләр» бәйгесенең муниципаль этабына нәтиҗә ясадылар
Район конкурсында катнашучылар 1 июньдә – Балаларны яклау көнендә бүләкләнәчәк.
Конкурста шәһәр һәм авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Бу хакта “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге хәбәр итә.
Балалар рәсемнәрдә гаилә кыйммәтләре, патриотизм, фәнни үсеш һәм юл хәрәкәте иминлеге кебек мөһим һәм бик катлаулы темаларны ачуда үз осталыкларын күрсәттеләр. Балалар аеруча «Россия Федерациясендә Гаилә елы» номинациясенә рәсемнәрне күп ясаганнар. Алар үзләрен һәм якыннарын бик теләп сурәтләгәннәр.
Конкурсның муниципаль этабында 40тан артык яшь зәйле катнашты, 10 җиңүченең эшләре конкурсның республика этабына - «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк башкарма комитетына җибәреләчәк.
«Балалар илне рәсемгә төшерәләр» район конкурсында катнашучылар 1 июньдә – Балаларны яклау көнендә бүләкләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев