Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә “Балалар илне рәсемгә төшерә” бәйгесе старт алды

Конкурс “Бердәм Россия” сәяси партиясе проекты кысаларында унтугызынчы мәртәбә уздырыла.

“Балалар илне рәсемгә төшерә” республика конкурсын республиканың  Мәгариф һәм фән министрлыгы, юл иминлеге автоинспекциясе, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” фонды, “Бердәм Россия” партиясе Татарстан бүлеге бергәләп оештыралар. 
Беренче этап 17 марттан 19 майга кадәр узачак. Анда ТР шәһәрләре һәм районнарының гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, шулай ук коррекцион махсуслаштырылган мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләр катнаша ала. Рәсемнәр партиянең Зәй бүлекчәсенә тапшырыла. Конкурс эшләренең саны һәр мәктәптән 5 тән 10 га кадәр, башкару техникасы – ирекле.
Яшь катнашучылар булган башлангыч сыйныф укучылары, үз эшләре өчен берничә тема сайлый алачак. Ул  Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы, куркынычсыз юллар темасы булырга мөмкин.
Ике ай эчендә акциягә республиканың барлык шәһәрләре һәм районнары да кушылачак. “Россия-1” һәм “Россия-24” телеканалларында “Татарстан хәбәрләре” өлешендә  конкурс эшләренең ничек әзерләнүе турында сөйләячәкләр.
Икенче этап 20 майдан 27 майга кадәр планлаштырылган. Анда партиянең Зәй җирле бүлекчәсе район башкарма комитетының мәгариф идарәсе белән берлектә муниципаль этапка йомгак ясаячак һәм бәйгенең  финал өлеше өчен эшләрне сайлап алачак.
Сайланган эшләр “Бердәм Россия” төбәк башкарма комитетына җибәреләчәк, анда конкурсның эксперт советы 9 июньгә кадәр иң яхшы рәсемнәрне сайлаячак. 
Ә “Балалар илне рәсемгә төшерә” бәйгесе  җиңүчеләрен бүләкләүне июнь аенда Россия көне алдыннан уздыру планлаштырыла.
Оештыручылар сүзләренә караганда, конкурсның төп максаты – башлангыч сыйныф укучыларын рәсем  сәнгатенә  җәлеп итү, нәниләрнең иң яхшы эшләрен ачыклау һәм популярлаштыру. Балаларны тынычлык мәдәнияте, ватанпәрвәрлек һәм Ватанны саклау кыйммәтләренә җәлеп итү.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев