Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә балалар һәм яшүсмерләр өчен аралашу клубы эшли

«Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге базасында күп еллар инде кече һәм урта яшьтәге балалар өчен «Елмаю» клубы эшли.

Фото «Радость» үзәгеннән

«Демография» илкүләм проекты кысаларында клуб эшчәнлегенең төп бурычларының берсе булып сәламәт яшәү рәвеше һәм үсеп килүче буынның гармонияле үсешен булдыру, балаларны һәм яшүсмерләрне зарарлы гадәтләрдән аралау тора.

Клубта балаларның һәм яшүсмерләрнең «Үзеңне аңла» шәхси үсеше буенча төркем белән шөгыльләнү программасы тормышка ашырыла. Болар — мәктәп яшендәге балалар өчен шәхесне гармонияләштерүгә һәм социаль-психологик адаптация процессын камилләштерүгә, балаларның үз-үзләрен тотышындагы булган тайпылышларны төзәтүгә юнәлдерелгән коллектив-иҗади эшчәнлек.

«12 июльдә балалар белән „Түгәрәк буенча алкышлар“ дәресе уздырылды, аның максаты — яшьтәшләр арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшырту, хисләр дөньясын һәм аларны белдерү ысулларын ачу. Дәрес барышында балалар үзләрендә һәм тирә-юньдәгеләрдә алкышларга лаек көчле сыйфатларны күрергә тырыштылар. Һәм алар аз булмады», — ди үзәк психологы Марина Кицнак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев