Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә балалар «ЭКОкостюм» бәйгесендә катнашты

Кичә халыкара театр көне һәм илдә игълан ителгән Гаилә елы кысаларында Зәйнең «Салават күпере» балалар бакчасында балалар һәм ата-аналар катнашында «ЭКОкостюм» бәйгесе узды.

— Конкурс бик кызыклы булды. Аңа балалар әти-әниләре белән бергәләп, көнкүреш калдыклары булган кәгазь картоннардан, фольга, гофре, бер тапкыр кулланыла торган пластик стакан, тарелкалар һ.б. кулланып төрле костюмнар әзерләделәр. Бакча сәхнәсенә кызыклы костюмнардан әкият геройлары кыяфәтендә балалар чыкты. Алар арасында Кызыл калфак, Мальвина, Уймак кыз, Алладин, Шахерезада, робот, косманавт һ.б. күрергә мөмкин булды. Балалар үзләре катнашып тудырган образлардан канәгать калды, ә чүп булган әйберләр куланылышка керде. Шул рәвешле, сабыйлар экологияне саклауга өлеш кертте, — ди «Салават күпере» балалар бакчасы мөдире Алинә Гончарова.

Чара барышында тәрбиячеләр балаларга табигатьне пычранудан саклау мөһимлеге турында сөйләделәр. Ә һәр катнашучы бала төрле номинацияләдә җиңүче дипломнары алды. Аларга татлы бүләкләр дә әзерләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев