Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә балалар белән хәтер сәгате үтте

Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Холокост корбаннарын искә алу һәм Ленинградны фашистлар камалышыннан тулысынча азат итү көне уңаеннан хәтер сәгате узды.

Чарада  көндезге бүлектә социаль хезмәт алучылар катнашты.

“Хәтер сәгате кешелеккә каршы иң коточкыч җинаятьләрнең берсе – Холокост корбаннары турында сөйләшүдән башланды.  Катнашучылар яһүд халкын системалы рәвештә юкка чыгарган нацистларның коточкыч куркыныч сәясәте һәм мондый хәл беркайчан да кабатланмасын өчен тарихның бу битләре турындагы хәтерне саклау никадәр мөһим булуы турында белделәр”, - ди чараны оештыручы Кәүсәрия Кузнецова.

Очрашуның икенче өлеше Ленинградның тиңдәшсез батырлыгына багышланган иде. Бу хикәянең үзәк символы булып блокада икмәге тора. Көчле ачлык шартларында камалышта калган ленинградлылар өчен иң авыр көннәрдә алган 125 грамм икмәк ризык кына түгел, ә тормыш, өмет һәм кешелек ныклыгы символы булган. Катнашучылар блокадачыларның видео-истәлекләрен карадылар һәм фикер алыштылар, аларның көндәлек батырлыклары, үзара ярдәмләшүләре һәм яшәү өчен көрәш турындагы шәхси тарихлары барысының да күңел түренә кадәр үтеп керде.

Очрашу азагында һәр катнашучы, ленинградлыларның батырлыгын һәм тынычлыкны саклау һәм үткәндәге сабакларны истә тотуның мөһимлеген искәртеп, 125 грамм авырлыктагы символик икмәк алды.

фотолар үзәктән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев