Зәйдә балалар белән туган тел турында сөйләшәләр
21 февраль — туган тел көне уңаеннан Зәйнең Мирный бистәсе китапханәсендә «Туган тел, син нинди матур!» дип исемләнгән әдәби кичә үтте.
Анда 5нче мәктәпнең II сыйныф укучылары чакырылган иде. Кичәне оештыручылар туган телне кече яшьтән бала күңеленә сеңдерүне күздә тотып әлеге чараны кечкенә сыйныфлар белән үткәрүгә өстенлек бирделәр. Анда бөек язучыларның, шагыйрьләрнең әсәрләре укылды. Илебездә туган телләргә бирелүче әһәмият турында сөйләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев