Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә балалар белән Олимпия уеннары көнен билгеләделәр

Ел саен 23 июньдә Халыкара Олимпия уеннары көне билгеләп үтелә.

Шул уңайдан Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапхандә шәһәрнең  3нче мәктәбендә эшләүче лагерь балалары белән “Кече Олимпия уеннары” спорт-сәламәтләндерү бәйрәме үткәрелде. 

“Лагерьда тәрбияләнүчеләр Олимпия уеннары тарихы турындагы белемнәрен тулыландырдылар, олимпиаданың үз символикасы, үз әләме - биш үзара беркетелгән боҗра сурәте төшерелгән  байрак булуын күрделәр. Әлеге боҗралар - биш континент спортчыларының дуслык символы булуын аңладылар”, - ди китапханәче Лилия Хафизова.

 Спорт, сәламәтлек һәм бердәмлек бәйрәмендә балалар аркан тартуда, кул көрәштерүдә үз көчләрен сынап карадылар, төрле спорт һәм күңелле  эстафетада көч сынаштылар. Балалар үзләренең көчләрен, җитезлекләрен, тизлекләрен, шулай ук бердәмлекләрен һәм үзара ярдәмләшүләрен күрсәттеләр. Олимпия көне күңелле, кызыклы, балаларның физик һәм акыл үсеше өчен файдалы узды.

фотолар үзәк китапханәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев