Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә бакчачылык ширкәтләрендә янгын куркынычсызлыгы буенча рейдлар уза

Район янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторлары бакчачылык ширкәтләрендә янгыннарны кисәтү өчен профилактик эш алып баралар.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы территориясендә 22 апрельдән 12 майга кадәр янгынга каршы махсус режим бара.

Профилактик төркемнәр рейдлар вакытында бакчачылык ширкәтләрендә янгынга каршы тематикага белешмәлекләр тараталар, шулай ук бакчаларга килгән гражданнар белән әңгәмәләр үткәрәләр, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү һәм бакча йортларында автоном янгын хәбәрчеләрен урнаштыру кирәклеге турында аңлаталар.

Янгынга каршы режим вакытында учак кабызырга, каты көнкүреш калдыклары, коры үлән һәм чүп-чар яндырырга ярамый. Моннан тыш, табигатьтә ял иткән вакытта, шулай ук бакчачылык ширкәтләре территориясендә ачык утта ашарга һәм шашлык әзерләргә рөхсәт ителми, моның өчен хәтта мангал, таба яки казан кулланылса да. Пиротехника куллану да тыела.

«Янгынга каршы махсус режим чорында коры үлән яндырган өчен гражданнарга — 10 мең сумннан 20 меңгә кадәр, вазифаи затларга — 30 меңнән 60 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 меңнән 800 мең сумга кадәр штраф яный», — ди район янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы Андрей Кириллов.

Аеруча җитди очракларда янгын чыгуда гаепле кеше җинаять җаваплылыгына да тартылырга мөмкин.

Фотолар район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев