Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә бакчачылык ширкәтләрендә янгын куркынычсызлыгы буенча рейдлар уза

Зәй муниципаль районы янгыннарны күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге инспекторлары бакчачылык ширкәтләрендә янгыннарны кисәтү өчен профилактик эш алып баралар.

Профилактик төркемнәр рейдлар вакытында бакчачылык ширкәтләрендә янгынга каршы тематикага белешмәләр тараталар, шулай ук бакчаларга килгән гражданнар белән әңгәмәләр үткәрәләр, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү һәм бакча йортларында автоном янгын хәбәрчеләрен урнаштыру кирәклеге турында аңлаталар.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы территориясендә 16 апрельдән 10 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә.

Янгынга каршы режим вакытында учак кабызырга, каты көнкүреш калдыклары, коры үлән һәм чүп-чар яндырырга ярамый. Моннан тыш, табигатьтә ял иткән вакытта, шулай ук бакчачылык ширкәтләре территориясендә ачык утта ашарга һәм шашлык әзерләргә рөхсәт ителми, моның өчен хәтта мангал, таба яки казан кулланылса да. Пиротехника куллану да тыела.

“Коры үлән яндырган өчен гражданнарга - 5 мең сумнан 15 меңгә кадәр, вазифаи затларга – 20 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 меңнән 400 мең сумга кадәр штраф яный”, – ди район янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы Андрей Кириллов.

Аеруча җитди очракларда янгын чыгуда гаепле кеше җинаять җаваплылыгына да тартылырга мөмкин.

Фотолар янгын күзәтчелеге бүлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев