Зәйдә бакча балалары белән табигатьне саклау турында сөйләштеләр
Әйләнә-тирәне саклау буенча тәрбия эшен бала кечкенә чагында ук башларга кирәк.
Хәзерге вакытта бөтен дөньяда әйләнә-тирә мохитнең начарлануы күзәтелә. Бу хәлне мәктәпкәчә яшьтән башлап экологик белем бирү ярдәмендә генә үзгәртергә мөмкин. Экологик культура, экологик аң, экологик фикерләү – кешелек дөньясы өчен килеп туган хәлдән чыгуның бердәнбер юлы.
6 апрельдә “Космос” кинотеатрында “Аленка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен экологик чара уздырылды. Әкият герое - урманчы балалар белән табигатькә сакчыл мөнәсәбәт турында әңгәмә, шулай ук күңелле уеннар һәм конкурслар үткәрде.
Мондый чаралар, һичшиксез, балаларны табигатьне сакларга өйрәтә, әйләнә-тирәне пычранудан саклауга җитди өлеш кертергә өнди.
Фото "Космос" учреждениесеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев