Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә бәйрәмнәр һәм сайлаулар вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү турында сөйләштеләр

20 августта Зәйдә район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә террорчылыкка каршы комиссия һәм муниципаль район оператив төркеменең уртак утырышы булды.

Утырышта катнашучылар булачак массакүләм чараларга әзерлек һәм аларны уздыру чорында гражданнар иминлеген, хокук тәртибен һәм террорчылыктан саклануны тәэмин итүгә юнәлдерелгән өстәмә чаралар комплексы турында фикер алыштылар һәм расладылар. 

Сүз 30 августта Шәһәр һәм Татарстан Республикасы көне, 1 сентябрьдә Белем көне, шулай ук бердәм тавыш бирү көне турында бара.

Чаралар узачак объектларда җәмәгать тәртибен саклауны һәм куркынычсызлыкны көчәйтергә карар кылынды. Аерым алганда, бәйрәмнәр уздыру урыннары һәм сайлау участоклары белән янәшәдә транспорт хәрәкәтен чикләү, Ринат Фәрдиев исемендәге паркта тараннарга каршы киртәләр урнаштыру, кирәк булганда гражданнарны металлодетекторлар ярдәмендә тикшерүне оештыру планлаштырыла. Шулай ук персонал һәм ашыгыч хезмәтләр вәкилләре өчен өстәмә инструктажлар үткәрү, инфраструктура объектлары янындагы урман массивларын контрольдә тотуны көчәйтү һәм куркыныч янаган очракта, пилотсыз очкычлар кулланып, халык арасында аңлату эшләре алып бару планлаштырыла. Сайлау участокларында куркынычсызлык чараларына аерым игътибар бирелә. Карарларның үтәлешен контрольдә тоту җаваплы затларга йөкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев