Зәйдә бәйрәм ярминкәсе гөрли
Бүген Зәйдә атна саен үткәрелә торган авыл хуҗалыгы продукцияләре тәкъдим итү ярминкәсе Халыклар бердәмлеге көненә багышлап оештырылды.
Анда сату-алу эшләре белән беррәттән авыл җирлекләре әзерләгән күргәзмәләр, "Энергетик" Мәдәният сарае каршында бәйрәм концертын да күрергә мөмкин иде. Аны район мәдәният йорты сәнгать әһелләре әзерләгән иде.
Биредә үк илдә барган махсус хәрби операция кысаларында районда алып барылучы гуманитар ярдәм чаралары хакында белергә булды, хәрби комиссариат тарафыннан контракт хезмәте турында мәгълүмат бирү өстәле дә эшләде. "Гвардия" эзтабарлар отряды әгъзалары эшчәнлеге дә чагылдырылды.
Ә сәүдә нокталарында кешеләр үзләре җитештергән продукцияләрне тәкъдим иттеләр. Мәсәлән, Түбән Биш авыл җирлегеннән Ирина Васильева сөт продуктлары алып чыккан. Ул үз хуҗалыгында 5 баш сыер малы тота икән.
Ә Югары Пәнәчедән Земфира Рамазанова сөт, каймак, эремчек алып чыккан.
- Һәр ярминкә саен үзем әзерләгән сөт нигъмәтләрен алып чыгарга тырышам. Кичтән генә аертылган сөт өстен бик яратып алалар, - ди ул.
Ал. Бистәсе авыл җирлеге кызлары исә Валентина Каплина (улы фронтта вафат булган) кулы белән бәйләнгән оекбашлар, шәлләр алып чыкканнар.
Район башлыгы Разиф Кәримов шәхсән ярминкәгә чыгып халык белән аралашты, теләк-тәкъдимнәрне тыңлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев