Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә җәза үтәтү инспекциясе хезмәткәрләре ветеран янында булды

Бүген — 12 марта җәза үтәтү федераль хезмәте инспекциясе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме.

 Илдә җинаять-башкарма системасы оешуга 145 ел тулды. Иң беренче тапкыр бу көн 1999 елда әлеге системаның 120 еллыгы уңаеннан билгеләп үтелгән. Бу датаны сайлау очраклы түгел, 1879 елда император Александр II төрмә буенча баш идарәне булдыру турындагы указ чыгарган һәм бу Россиядә җәза үтәтү бердәм дәүләт системасы оешуга нигез булган.

Зәебездә исә эчке эшләр хезмәте подполковнигы Андрей Иванов җитәкчелегендә дүрт кешелек җәза үтәтү инспекциясе район бүлеге эшли. Алар шартлы хөкем карары алучыларның кабат кыек юлга басуын булдырмау максатында җитди эш алып баралар. Исәптә торучы һәр кеше белән индувидуаль эшләүгә, профилактик чараларга зур игътибар бирелә.

Бер үк вакытта инспекциядә лаеклы хезмәт куйганнарны да онытмыйлар. Бүген һөнәри бәйрәм уңаеннан алар «Форпост» оешмасы җитәкчесе Наталья Шахмаева белән берлектә, озак еллар әлеге системада эшләгән 84 яшьлек Алмаз Кәримов янында булдылар. Аны һөнәри бәйрәм белән котлап бүләкләр тапшырдылар, хәл-әһвәлләрен белештеләр.

— Өлкән буын безнең өчен һәрвакыт үрнәк. Без Алмаз Мортазинович янында еш булырга тырышабыз. Ул безгә бай хезмәт тәҗрибәсен тапшыручы буларак та бик кадерле кеше, — ди Андрей Иванов.

Ә өлкән буын ихтирам-хөрмәттән канәгать калып, алга таба да кунакка көтүләрен белдереп калдылар.

Фотолар инспекциядән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев