Зәйдә әхлак турында сөйләштеләр
Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә «Яхшылык һәм битарафлык турында», дип аталган әхлакый агарту сәгате узды. Чарага шәһәрнең 3нче мәктәбе укучылары чакырылган иде.
Чара барышында балалар яхшылыкның нәрсә булуы турында фикер алыштылар. Игелекле булу җиңелме, соравы астында кызыклы әңгәмә кордылар. Соңыннан балаларга төрле тормыш ситуацияләре тәкъдим ителде. Аларны анализлап һәр бала вакыйгаларга үз бәясен бирде. Шулай ук укучылар әлеге тема буенча викториналарда катнаштылар.
— Балалар игътибарына Д. Лихачев, В.Сухомлинский, В.Драгунский, Л.Пантелеев һ. б. китаплары тәкъдим ителде. Бу әсәрләр кешеләргә генә түгел, табигатькә, хайваннарга да игелекле һәм ярдәмчел булырга өйрәтә, — диде китапханәче Гөлназ Шәрипова.
фотолар үзәк китапханәдән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев