Зәйдә авыруларны карау буенча «Тәрбия мәктәбе» эшли
Зәйнең «Радость» социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге базасында «Тәрбия мәктәбе» эшен дәвам итә.
Ул «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» төбәк проекты кысаларында эшли.
«Тәрбия мәктәбе» урында ятучы авыру өлкәннәрнең һәм инвалидларның туганнарын һәм опекуннарын өйдә дөрес карарга өйрәтә. Дәресләрдә тыңлаучыларны гигиена кагыйдәләре, яткан авыруларны куркынычсыз йөртү, тернәкләндерүнең техник чараларын куллану белән таныштыралар. Шулай ук өзлегүләр булмасын өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген аңлаталар һәм якыннарын караучыларга психологик ярдәм күрсәтәләр.
Зәйдә «Тәрбия мәктәбе» һәр кварталга төзелә торган план буенча эшли. Практик дәресләр өчен махсус кабинет җиһазландырылган, анда барлык кирәкле тернәкләндерү һәм карау чаралары бар. Тыңлаучылар белән элемтә өчен социаль челтәрләр һәм мессенджерлар актив кулланыла - бу сорауларга тиз җавап бирергә һәм актуаль темалар буенча дәресләр үткәрергә ярдәм итә.
2025 елда “Тәрбия мәктәбе”ндә 120 дәрес узган, 2026 елның беренче кварталында – 25 дәрес. Форматлар төрле: төркем һәм индивидуаль, көндезге һәм дистанцион, шулай ук өйдә күчмә дәресләр. Лекцияләр, практикумнар һәм тренинглар үткәрелә. Тыңлаучыларны авыруны дөрес күчерергә һәм күчереп утыртырга, гигиена процедуралары үткәрергә, эчке киемнәрен алыштырырга, туклануны оештырырга өйрәтәләр. Дәресләрдә функциональ караватлардан, инвалид коляскаларыннан, ходункалардан һәм махсус матраслардан ничек файдаланырга аңлаталар. Үпкә ялкынсынуы, егылу һәм башка проблемаларны профилактикалауга зур игътибар бирәләр. Психологлар гаиләдә уңайлы атмосфераны сакларга ярдәм итә.
2025 елда авыруларның 70 якын кешесе белем алган, 2026 елның бернче кварталында – 24 кеше, алар хәзер якыннарын үзләре карый ала. Шулай ук мәктәптә ел саен барлык социаль хезмәткәрләр һәм тәрбия буенча ярдәмчеләр квалификацияләрен күтәрә.
«Тәрбия мәктәбе» авыру туганнарын караучы гаиләләр өчен мөһим ярдәм һәм кирәкле белемнәрне һәркемгә аңлаешлы итә. Теләге булган һәркем мәктәп тыңлаучысы була ала. Укуларны социаль эш буенча белгечләр, табиблар һәм психологлар бушлай үткәрә. Проект аз хәрәкәтләнүче кешеләргә туганнары даирәсендә мөмкин кадәр озаграк өйдә калырга, ә аларның якыннарына кирәкле белем алырга һәм йөкләнешне киметергә мөмкинлек бирә.
Фотолар үзәктән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев