Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә авыл хуҗалыгы техникаларын тикшерү буенча рейд узды

Юл иминлеге һәрчак игътибар үзәгендәге мәсьәләләрнең берсе.

Җәйге чорда исә көндәлек автотранспорт чараларына авыл хуҗалыгы техникасы активлыгы да өстәлә, әлеге төр техниканың торышын контрольдә тоту да испекторлар игътибарында. Кичә Зәй районы юлларында шул максаттан махсус рейд үткәрелде. 

Анда  Дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге һәм Ростехнадзор хезмәткәрләре бергәләп трактор һәм башка үзйөрешле техника йөртүчеләренең юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл  үтәвен, техникаларның төзеклеген карадылар.  Профилактик аңлату эшләре алып бардылар. Рейд вакытында 11 берәмлек трактор һәм башка үзйөрешле техника тикшерелде.

фотолар авыл хуҗалыгы идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев