Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә авыл хуҗалыгы тармагындагы эшләр торышын карадылар

Кичә Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, агрофирмалар җитәкчеләре белән берлектә хуҗалыкларда булды.

Алар остаханәләрдә техника ремонтлау һәм «Восток» агрофирмасының «Александровский» хуҗалыгындагы техниканы язгы кыр эшләренә әзерләүнең барышы белән таныштылар, «Зәй» агрофирмасының «Кадер», «Зәй шикәре» агрофирмасының «Чыбыклы» бүлекчәләрендә эш барышы, шулай ук техниканы көзге-кышкы саклауга куюны карадылар. «Зәй» агрофирмасының бодай амбарында ашлыкның сакланышын, ашламалар саклауның тиешле дәрәҗәдә булуын күзәттеләр.

Бүгенге көнгә 2024 ел уңышы өчен җыелган минераль ашламалар 5683 тонна, бу бер гектар чәчүлек мәйданына 51 кг тәшкил итә. Кышкы уҗым культураларының торышы да каралды. Алга таба аларны гектарга 1 ц исәбеннән аммиак селитрасы белән тукландыру планлаштырылган. Ашламалар кертү өчен агрегатлар әзерләнгән. Чарада катнашучылар шулай ук «Агрокөч-Сервис» АҖенең 5 нче ремонтлау цехында булдылар.

Разиф Галиевич шулай ук «Таң» сөтчелек комплексының Куш-Елга һәм Дурт-Мунча авылларындагы фермаларында, «Нива» һәм «Чыбыклы» сөтчелек-товарлыклы фермаларында терлекләрне кышлатуның барышы белән танышты. Комплексларда тәүлеклек савымны арттыру буенча планлы эш алып барыла. Район башлыгы ай ахырына кадәр әлеге күрсәткечне бер сыерга 20 килограммга җиткерү бурычын куйды.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә, районда техниканы көзге — кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын ремонтка әзерләү эшләрен тикшерү буенча министрлык вәкилләре, агрофирмаларның баш белгечләре һәм Гостехнадзор инспекторы составындагы комиссия эшләде. Комиссия әгъзалары районда авыл хуҗалыгы машиналарын һәм тракторларын төзекләндерү һәм саклау эшләрен оештыруга югары бәя бирде.

Фото район матбугат үзәгеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев