Зәйдә авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерүчеләре киңәште
Бүген Зәйдә кече форма авыл хуҗалыгы оешмалары, фермерлар, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы, умартачыларның конференциясе үтте.
Аның эшендә район башлыгы Разиф Кәримов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов, министрлык вәкилләре катнаштылар.
Үз чыгышында район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев районда фермерлык эшчәнлеге алып баручыларның югары җитештерү күрсәткечләренә ирешә баруына басым ясады.
— Район территориясендәге сөрүлек җирләрнең 8 процент өлешен генә фермерлар эшкәртүгә, куллануга карамастан, алар аз җирдән дә югары уңыш алуга йөә тота. Фермерларыбыз урып-җыю чорында бер гектардан уртача 27,8 центнер бөртеклеләр алуга иреште. Ә аеруча зур уңышны фермерлар Рафис Фәрдиев (бер гектардан уртача 53 центнер), Валерий Кочетов (бер гектардан уртача 41 центнер) алдылар, — диде ул.
2024 елда гомумән Зәй игенчеләре 120 мең тонна ашлык җыйнап алды. Уртача уңыш бер гектардан 29,8 центнер тәшкил итте. Ә район үсемлекчелегенең йөзе булган шикәр чөгендере быел 456 мең тонна җыелды, уртача уңыш гектарыннан 492 центнер булды.
Районда 20 фермер терлекчелек юнәлеше белән шөгыльләнә. Аларда 300 баш мөгезле эре терлек, 1325 баш сарык исәпләнә, 9 фермер кошчылыкны алып бара. Бу елда 450 мең баш кош сатылган һәм 250 мең данә йомырка җитештерелгән.
«Җитештерүне елдан-ел арттыра баручы фермерлар Рафис Фәрдиев, Вера Савгильдина, Мансур Ахунов, Валерий Кочетов, Чулпан Мартемьянов, Артур Мөхәммәтҗанов, Денис Мельников, Корбангали Мурзаговларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Болар үз эшләрен нәтиҗәле алып баруда үрнәк фермерлар», — диде Разиф Кәримов.
Конференция барышында райондашыбыз Артур Мөхәммәтҗанов эшчәнлегенә аерым тукталдылар. Ул мулард үрдәкләр үрчетү белән ясалма аталандыру аша йомырка алудан, бәбкәләр чыгарту, аларны зур үрдәкләр булганчыга кадәр үстереп реализацияләү белән шөгыльләнә. Быел фермер Поручик җирлегендә «Заман» комплексын сатып алды. Биредә ул төзекләндерү эшләрен тәмамлагач 2025 ел азагына мулард үрдәкләр үстерүне җәелдерергә ниятли.
«Хәзер Артур Мөхәммәтҗановка кошчылык эшчәнлеген җәелдерү өчен зур чыгымнар тотарга туры килә. Шуңа да без фермерыбызга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша „Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү“ программасы буенча ярдәм алып булыр дип өметләнәбез», — дип басым ясады Фәргать Камалиев.
Район фермерлары ассоциациясе рәисе, куян асрау белән шөгыльләнүче Денис Мельников эшчәнлеге дә үрнәк итеп куелды. Ул хәзер куяннарны суеп, эшкәртү пункты төзелешен алып бара, киләсе ел башында гамәлгә кертү планы тора.
Фермерларның авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә дә актив катнашуы билгеләп үтелде.
Конференция барышында район башлыгы Разиф Кәримов, «Зәй» агросәнәгать паркының яңа җитәкчесе сайлануы турында белдерде.
— Казанга күченеп китү сәбәпле агросәнәгать паркының элеккеге җитәкчесе Руслан Рәхимҗанов үз вәкаләтләреннән азат ителде. Без киңәшләшеп бу эшне эшмәкәр Ришат Шакировка йөкләргә карар иттек. Ул агросәнәгать паркы белән идарә итүгә киләсе елның 1 февраленнән керешә, — диде ул.
Умартачылык белән шөгыльләнүчеләр проблемалары да уртага салып сөйләшенде. Районда 227 умартачылык исәпләнә. Бал сезонында 148,2 тонна продукция реализацияләнгән.
Сөйләшүләр барышында бөртекле культураларны пецтицидлар белән эшкәртүдән бал кортлары зыян күрү мәсьәләсе күтәрелде. Хәзер фермерларның нигездә чиста продукт алырга йөз тотулары азсызыкланды, ә кырларны эшкәртү барышында җирле матбугат чараларында алдан кисәтүләр алып барылуы искәртелде.
Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов үз чыгышында кече фермерлык хуҗалыклары эшчәнлегенә тукталды.
— Бүген без Зәй районы территориясендә урнашкан авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклыкка кую дәрәҗәсен карадык. Һәр эшнең җиренә җиткерелеп башкарылуы билгеләнде. Бу әлбәттә киләсе ел уңышына алдан әзерләнүне күрсәтә, Зәй механизаторларының үз эшләренә намус белән каравы күренә. Шулай ук зәйлеләр хәрби операция зонасына ярдәм оештыру, хәрбиләрне азык-төлек белән тәэмин итүдә дә активлар. Моның өчен Разиф Галиевич, сезнең җитәкчелектә Зәй халкына зур рәхмәт! — диде министр урынбасары.
Конференция эшендә авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклыкка куюны оештыру буенча үткәрелгән конкурска йомгак ясалды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев