Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә авыл кешеләренең эшлекле активлыгын күтәрү хакында фикерләшәләр

Бүген Зәйдә авыл җирлегендә яшәүчеләрнең эшлекле активлыгын күтәрү мәсьәләләре буенча төбәк семинар-киңәшмәсе үтә.

Аның эшендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республика Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов катнаша. Шулай ук Зәйгә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, ТР Хөкүмәтеннән Зәй кураторы, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, Икътисад министрлыгы вәкилләре, республиканың билгеле авыл хуҗалыгы белгечләре, җаваплы затлар килде. Аларны район башлыгы Разиф Кәримов, аның урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев каршы алып, озата йөри.

Семинарда катнашучылар иң элек югары электр көчәнеше астында эшләүче белгечләр әзерләү үзәгендә булдылар. Аның заманча шартларны күздә тотып эшләве  игътибарны җәлеп итте. Биредә күрше-тирә шәһәр-районнардан да күпләп килеп белем өстәүчеләр бар, алар нәтиҗәле хезмәтләре белән билгеле. Шулай ук кунаклар политехник көллият эшчәнлеге белән таныштылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев