Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә авыл кешеләренең эшлекле активлыгын күтәрү семинары пленар утырышы үтте

Шәһәрнең “Энергетик” Мәдәният сараенда өч урында “түгәрәк өстәл” оештырылды.

Аларның берсендә кече форма хуҗалыкларга дәүләт ярдәме буенча 2024 елдагы приоритетлар, яңалыклар турында сөйләшсәләр, икенчесендә - кече агробизнес һәм авыл кооперативларына ярдәм итү институтлары: авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрүгә бердәм ирешү, өченчесендә авыл территорияләрен үстерүгә комплекслы якын килү хакында фикер алыштылар. 

 Мәдәният сарае фойесында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре күргәзмәсе эшләде. 
Семинарның пленар өлеше “Энергетик” Мәдәният сарае тамаша залында уздырылды. Биредә төп доклад белән чыгыш ясаган район башлыгы Разиф Кәримов зәйлеләрнең кече форма агробизнес белән кызыксынуларын ассызыклады, бу уңайдан уңышлы эшләүчеләрне атап үтте. 
Соңыннан бер төркем фермерлар, авыл хуҗалыгы кооперативлары башлыкларына дәүләт бүләкләре тапшырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев