Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә автотранспорт чараларын теркәү вакытлыча туктатыла

Дәүләт автоинспекциясенең теркәү-имтихан бүлекчәләрендә программада техник өзелү сәбәпле, транспорт чараларын теркәү һәм йөртү таныклыкларын алыштыру буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтү вакытлыча туктатылды.

Хәзерге вакытта Россия Эчке эшләр министрлыгының профильле бүлекчәләре белгечләре мәгълүмат ресурсларының эшендә техник өзеклек сәбәпләрен бетерү өчен чаралар күрәләр. 

Гражданнардан килеп туган хәлгә аңлап карауларын һәм алдагы сәгатьләрдә районара теркәү-имтихан бүлекләренә йөрүдән тыелуларын сорыйбыз. 

Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләре тарафыннан дәүләт хезмәтләрен тулы күләмдә күрсәтүне яңадан башлау турында өстәмә хәбәр ителәчәк. Барлык мөрәҗәгать итүче гражданнарны кабул итү өчен бүлекләрнең эш вакыты озайтылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев