Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә “Автомногоборье” ярышлары узды

Ул бары тик автомобиль спортын пропагандалауга гына кайтып калмыйча, хәрби-патриотик чара буларак үтте


Разведчиклар көне уңаеннан Зәйдә “Автомногоборье” буенча ярышлар үтте. Ярышларны ДОСААФ, район ЮХИДИ бүлеге, “Юл куркынычсызлыгы” фондының Зәй бүлеге оештырды.

Әлеге ярышлар быел шәһәрдә җиденче мәртәбә уздырылды. Ул бары тик автомобиль спортын пропагандалауга гына кайтып калмыйча, хәрби-патриотик чара буларак  үтте. Шуңа күрә ярышларны ачу тантанасында хәрби комиссариаттан өлкән  эксперт белгеч Георгий Борисов, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, махсус хәрби операциядән ялга кайткан егет тә катнашты.  

Ярышларда юл йөрү кагыйдәләрен белүдә һәм автомат сүтеп җыю, атуда 6нчы мәктәптән яшьармиячеләр, 7нче мәктәптән яшь юл хәрәкәте инспекторлары үзләрен сынады. Яшь буын белән бергә хәрби хәрәкәтләр ветераннары да ярышка чыкты.

Ярышларны ачу тантанасында тормыш иптәше бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы Еленага баласын машинада йөртү өчен кресло бүләк ителде. Әлеге гаиләдә күптән түгел уллары туды. Кресло - бала иминлеге өчен бик яхшы бүләк.

Шулай ук тантанада актив тормыш позициясе өчен яшьармиячеләр Ленар һәм Павел Московлар, Андрей Догадин, Владислав Тимофеев III дәрәҗә  “Яшьармиячеләр батырлыгы” билгесе белән бүләкләнделәр.

 “Ватан сакчылары” социаль фонды координаторы, “Сугышчан бердәмлек” иҗтимагый оешмасының Зәй җитәкчесе Сергей Хватковка район юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүдәге эшчәнлеге өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан Мактау грамоталары тапшырылды.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев