Зәйдә август киңәшмәсендә мәгариф хезмәткәрләрен бүләкләделәр
Бүген Зәйдә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды.
Муниципаль район башлыгы Разиф Кәримов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Роза Шәяхмәтова, Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев катнашында узган киңәшмә тантаналы шартларда узды, бүләкләр дә, бүләкләнүчеләр дә күп булды.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән күпьеллык намуслы хезмәте һәм мәгариф өлкәсендәге зур казанышлары өчен политехник көллият укытучысы Рамилә Вандык, Бигеш мәктәбенең география һәм биология укытучысы Гөлсәрия Нуриева, 7нче мәктәпнең химия укытучысы Елена Тимофеева, «Каенкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Любовь Сайфуллина «Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы» билгесе белән бүләкләнделәр.
Яшь буынга белем бирү һәм тәрбия бирү системасына зур өлеш керткән өчен 4нче мәктәпнең татар теле укытучысы Ләйсән Әхмәтҗанова, 5нче мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Лариса Веселова, Югары Мәлем мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Роза Габдрахманова, Түбән Биш мәктәбенең математика һәм рус теле укытучылары Рамилә Гайфуллина һәм Мария Чернова, «Уймак кыз» балалар бакчасы тәрбиячесе Надежда Кислякова, 7нче мәктәпнең математика укытучысы Анна Кошенкова, Чыбыклы мәктәбенең физик культура һәм математика укытучылары Мөнирә Мөхәммәдиева, Җәмилә Мөхәммәтҗанова, Сәвәләй мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Светлана Москова, балалар иҗат йорты педагогы Татьяна Нестерова, политехник көллият укытучысы Ольга Соловьева, «Кояшкай» бакчасы тәрбиячеләре Фәридә Хәбибуллина һәм Люция Юнысова, Бигеш мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Фирдания Ханнановаларга «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе тапшырылды.
Үсеп килүче буынны тәрбияләү һәм мәгариф системасына керткән зур өлеше һәм намуслы хезмәтләре өчен «Бөртеккәй» бакчасы тәрбиячесе Ольга Глухова, политехник көллият мастерлары Юлия Демидова һәм Светлана Кырмагина, 4нче мәктәпнең физик культура укытучысы Юрий Краснов, 7нче мәктәпнең биология укытучысы Юлия Танчук «Яшь мөгаллим» күкрәк билгесенә ия булдылар.
Шулай ук бер төркем педагоглар, тәрбиячеләр ТР Мәгариф министрлыгы, район башлыгы, район башкарма комитеты җитәкчесе һәм мәгариф идарәсе Мактау грамоталарын алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев