Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә әтисе махсус хәрби операциядә һәлак булган Мирославны туган көне белән котладылар

Мирославны туган көне белән котларга ул йөри торган “Кыңгырау чәчәк” бакчасына махсус хәрби операция ветераннары, “Зәй җылысы” хәйрия фонды җитәкчесе Марат Кыямов килде.

14 октябрьдә Мирославка 5 яшь тулды. Малайның әтисе Александр Козлов мобилизация кысаларында 2022 елның көзендә Ватаныбыз сагына баса. 

Козловлар гаиләсендә ике бала үсә. Олы кызлары Екатеринага 9  яшь. 

Балалар менә инде берничә ел туган көннәрен әтиләреннән башка билгеләп үтә. Башта әтиләре яу кырында булса, агымдагы елның 24 гыйнварында илебез азатлыгын саклап, батырларча һәлак булган. Махсус хәрби операциядә күрсәткән каһарманлыгы һәм фидакарьлеге өчен Александр “Батырлык өчен”, “Жуков”, “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медальләре белән бүләкләнгән.

-Бу турыда сөйләү бик авыр булса да, безнең әтиебез, тормыш иптәшем иң яхшысы иде дип горурланып әйтәбез. Безгә аны бер кеше дә алыштыра алмаячак. Күңелебез аның юклыгына һаман да ышанмый. Менә-менә ул кайтып керер кебек тоела... Болай була алмаячагын аңласак та. Балалар көн дә әтиләре турында сорый, аларга әти җылысы бик кирәк. Без һәрвакыт әтиебез белән горурланачакбыз һәм аның турында истәлекне саклаячакбыз. Ә минем өчен хәзер иң мөһиме - балалар бәхетле үссеннәр. Мин моның өчен барысын да эшләячәкмен, - ди Александрның тормыш иптәше Ирина. 

Ирина - бик көчле хатын-кыз, аңа күп сынаулар үтәргә туры килсә дә,  сынырга-сыгылырга ярамый, балаларын аякка бастырасы бар.   

Александр хәрби зонадан ялга кайтканда бакчада узган чараларда үзе дә катнашкан. Бу турыда тәрбиячеләре җылы итеп сөйли.

-Мирославның әтисе ялда чакта без аның белән очрашу уздырдык. Батыр егеткә сорауларыбыз да күп булды, чөнки әле бу вакытта барысы да башланган гына иде. Козловлар - үрнәк гаилә. Хәзер әниләре Ирина балалары өчен әтине дә, әнине дә алыштыра, - ди тәрбияче Ирина Ковальчук.

Мирославка туган көне бүләге ясап, бакчада дуслары белән бергә бәйрәм оештырдылар. Аниматорлар балалар өчен күңел ачу программасы әзерләгән иде.  Ә зур уенчык машина тотып үзен котларга килгән абыйларга Мирослав аеруча сөенде. Махсус хәрби операция ветераннары Георгий Борисов, Виталий Медведев, “Зәй җылысы” хәйрия фонды җитәкчесе Марат Кыямов Мирославка матур теләкләр җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев