Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә әти-әниләр математикадан БДИ тапшырды

Татарстанда Мәгариф һәм фән министрлыгы карары белән «Бергәләп тапшырабыз. Ата-аналар өчен БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясе 11 февральдән 31 мартка кадәр уздырыла.

Кичә Зәйдә ата-аналар өчен Бердәм Дәүләт имтиханын тапшырып карау көне үтте. Ул шәһәрнең 6нчы мәктәбендә оештырылды.

— Традицион төстә быел да ата-аналарга бердәм дәүләт имтиханнырын тапшыртып карауны оештырдык. Математика фәне буенча контроль эшләр материаллары вариантлары «Белем бирү сыйфатын мониторинглау республика үзәге» сервирында урнаштырылган. Бүген педагоглар шул вариантлар нигезендә өлкәннәргә биремнәр бирделәр. Ел саен мондый акциядә безнең югары сыйныф укучыларының әти-әниләре теләп катнаша, чөнки бу баланың имтихандагы халәтен үзеңдә тоярга, аңа БДИ тапшыру көннәрендә психологик яктан ничек ярдәм итәргә икәнен белергә булыша, — ди район мәгариф идарәсе методисты Венера Әюпова.

Шәһәрнең 6нчы мәктәбендә узган имтихан тапшырып карау акциясендә 21 әти-әни катнашты. Алар иң башта паспортлары белән генә тикшерү панеле аша узды, аннан сыйныф бүлмәсенә кереп имтихан биремен алдылар.

— Имтихан тапшыру беренчедән, каушата, икенчедән, биремнәрне эшли алырмынмы, дигән борчу да бар. Биремнәр җиңел түгел, өстәвенә инде мәктәп программасы онытылган, шулай да математика инде ул безгә сеңгән. Ә оештырылу югары дәрәҗәдә булды, бланкларны тутырганда да кайда нинди үзенчәлекләре бар яхшылап аңлаттылар, өйгә кайткач балаларга да тынычлап имтиханнарга әзерләнергә, дулкынланмаска кирәген төшендерергә куштылар. Мондый чараларны оештыру бик кирәк, алга таба да дәвам итсен, — диде шәһәребез эшмәкәре Николай Тихонов.

#сдаемвместе2025
#ЕГЭсдаемвместе
#егэ2025
#егэдляродителей
 

Фотолар мәгариф идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев