Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зәйдә әти-әниләр һәм балалар өчен Гаилә елына багышланган чара үтте

Шәһәрнең «Спарта» клубында «Кем булырга телим?» тематик программасы оештырылды.

Зәйдә яшьләр эшләре идарәсе республика Яшьләр үзәге белән берлектә балалар һәм әти-әниләр өчен кызыклы һәм файдалы программаны гамәлгә ашыра. «Ишегалларында җәй» дип аталган программа сәламәтләндерүне дә, мәгълүматлар бирүне дә үз эченә ала. 

Әлеге программа республикада беренче тапкыр эшли башлады һәм ул әлегә сигез районны гына колачлый. 

Зәйдә узган шундый чарада әти-әниләр өчен «Кем булырга телим?» дигән темага лекцияне Казан шәһәреннән клиник психолог Ольга Камаева укыды, сорауларга җавап бирде. 

Бу вакытта балалар өчен ишегалды уеннары оештырылды, квест һәм мастер-класслар үткәрелде.

фотолар Яшьләр эшләре идарәсеннән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев