Зәйдә ата-аналар җыелышларында балалар иминлегенә игътибарлы булу сорала
Яңалыклар

Зәйдә ата-аналар җыелышларында балалар иминлегенә игътибарлы булу сорала

Мәктәп укучыларының кышкы каникуллары якынлашу уңаеннан бу көннәрдә Зәй районы, шәһәре мәктәпләрендә ата-аналар җыелышлары үткәрелә.

“31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр булган каникулларда балалар имин булсын өчен әти-әниләргә бөтен инструктажлар, аңлату эшләре алып барабыз. Бигрәк тә балаларның юлларда имгәнү, юлларга чана шуып төшү куркынычы булган урыннарда уйнамау, юка бозга кермәү, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә игътибарлы булу искәртелә”, - ди мәгариф идарәсе башлыгы Миләүшә Вәлиәхмәтова.


Нет комментариев